news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чечняда укучыларга дини киемне рөхсәт итү дөньяви укыту принцибын боза - Патриархия

Чечен парламенты "Мәгариф турында"гы җирле карарга укучыларга дини карашларын чагылдырган кием кияргә рөхсәт иткән иде.

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). Мәскәү патриархиясе, Чечен республикасында укучыларга белем бирү оешмаларында дини ышануларына бәйле рәвештә кием кию хокукы бирелүе турында кабул ителгән яңа карарга төзәтмә кертергә кирәк, дип саный. Бу хакта “Интерфакс” яза.

"Чечен республикасының укучыларга мондый хокук бирүе дәүләт мәктәпләрендә дөньяви укыту принцибын боза, шуңа күрә бу өлкәдә төзәтмә кертелергә тиеш ", – дип белдерде патриархиянең юридик хезмәт җитәкчесе игумения Ксения (Чернега).

Хәбәр ителгәнчә, Чечен парламенты 31 мартта "Мәгариф турында"гы җирле карарга укучыларга дини карашларын чагылдырган кием кияргә рөхсәт иткән иде.

Үз чиратында, игумения андый хокук федераль канунда каралмаган һәм шуңа Россия Федерациясе субъектларында да кертелә алмый, дип белдерде.

Ул искәртеп узганча, “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы федераль законның 38 маддәсе нигезендә, дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларга нинди кием киюне, ил субъектларындагы дәүләт хакимияте куйган тәлаптән чыгып, үзләре билгели.

"Шул ук вакытта искә алынган карарның 3 маддәсе дәүләт, муниципаль оешмаларында белем бирү дөньяви характерда булырга тиеш дип билгели. Шуңа күрә федераль закон укучыларга “дини ышанулларына туры килгән кием кию” хокукын бирми ", – дип өстәгән әңгәмәдәш.

Моңа кадәр Россия Президенты матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков Чечен парламентының бу карарына Кремль әле үз фикерен формалаштырмады, диде. Аның сүзләренә караганда, әлегә бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә чишеләме яки аны  хәл итүдә төбәк хакимиятләренең  өлеше бармы икәнен аңларга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның декабрендә ил мәктәпләрендә хиҗәб кию турындагы бәхәс калкып чыкты. Мәгариф министры Ольга Васильева Мордовиянең Азюрка авылындагы татар мәктәбендә укучыларның яулык ябуына карата үз фикерен белдерде.  Бу проблема буенча күп кенә дин әһелләре – шул исәптән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мордовия мөфтиләре Фәһим хәзрәт Шәфиев, Зәки хәзрәт Айзатуллин, Илдус хәзрәт Исхаков, “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Татарстан һәм Россиянең мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, Россия мөселманнар Диния нәзарәтенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчелеге үз фикерләрен белдерделәр. Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәптә дини атрибутикага урын юк дигән фикерен җиткерде. Рус православ чиркәве вәкиле яулык бәйләүгә уңай карашта икәнлеген җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100