news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чечняда табигать казасы: бер кеше үлгән, берсе яраланган, 70тән артык йортка зыян килгән

Ашыгыч хезмәтләр 28 августта да урыны белән көчле яңгыр, боз явуы һәм секундына 20 метрга кадәр көчле җил булырга мөмкин дия

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Узган шимбәдә өермәле җил һәм яңгыр, башлангыч мәгълүмат буенча, 70тән артык йортка һәм социаль объектларга зыян салган. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

Шимбә көнне кич Чечняда көчле җил-давыл чыккан, көчле яңгыр һәм боз яуган. Грозныйда һәм республиканың башка торак пунктларында хәлләр аеруча авырлашкан. Бер кеше үлгән, берсе җил аударган конструкция аркасында җәрәхәт алган. Йөзләп агач сынган, реклама такталары  ауган, электрүткәргеч линияләре өзелгән, юллар һәм урамнар су астында калган. Грозный шәһәре мэры Мөслим Хучиев шәһәрдә гадәттән тыш хәл игълан иткән, оператив штаб төзелгән.

“Ашыгыч хезмәтләр Грозныйда һәм Надтеречный һәм Урыс-Мартан районнарындагы торак пунктларда һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү эшләрен алып бара. Башлангыч мәгълүматлар буенча, җил 59 шәхси һәм 5 күпфатирлы йорт, өч мәктәп, ике күпфункияле үзәк, мәдәният йорты, Грозныйдагы бала тудыру йорты, сугыш ветераннарының Республика клиник госпитале һәм шулай ук Грозныйдагы телерадиокомпания корпусларының берсенең түбәләренә зыян сала”, - дип билгеләп үткән әңгәмәдәш.

Аның сүзләренчә, республика территориясендәге социаль әһәмияткә ия объектлар резерв чыганаклар белән тәэмин ителгән, муниципалитетларның диспетчерлык хезмәтләреннән зыян килү турындагы мәгълүматлар җыю дәвам итә.

Ашыгыч хезмәтләр 28 августта да һава торышы әйбәт булмаячак һәм урыны белән көчле яңгыр, боз явуы һәм секундына 20 метрга кадәр көчле җил булырга мөмкин, дип хәбәр итә.

(Надия Шәйхетдинова әзерләде).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100