news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чечняда Путин өчен 91,44 процент тавыш биргәннәр

Республикада иң аз тавышны ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский җыйган.

(Казан, 19 март, "Татар-информ"). Чечняда Путин өчен 91,44 процент тавыш биргәннәр, дип хәбәр итә Интерфакс.

Үзәк сайлау комитеты мәгълүматлары буенча, Владимир Путин өчен иң күп тавышны Чечня Республикасында биргәннәр. Ул, 91,44 сайлаучының тавышын җыеп, беренче урында.

Икенче урындагы КПРФ кандидаты Павел Грудинин 4,62 процент, өченче урындагы Сергей Бабурин 1,18 процент җыйган.

Республикада иң аз тавышны ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский җыйган. Аңа сайлаучыларның 0,25 проценты ышаныч белдергән.

"Татар-информ" Татарстанда Владимир Путин өчен иң күп тавышны Нурлат районында биргәннәр, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot