news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чечняда полиция җиде боевикны атып үтергән

4 полиция хезмәткәре яраланган.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Чечняның Гудермес районында полиция җиде боевикны атып үтергән. Бу хакта хокук саклау органнарындагы җирле чыганакка сылтама белән РИА «Новости» яза.

Энгельс-юрт һәм Гензель арасындагы мобиль посттан ике автомобиль тикшерү өчен туктамыйча узып киткән. Полиция туктауны таләп иткәч, машинадан ата башлаганнар. Полиция шулай ук ут ачкан.

Атышу аркасында 7 боевик атып үтерелгән, 4 полиция хезмәткәре яраланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100