news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чечняда һәлак булган Түбән Кама егете истәлегенә мемориаль такта ачылды

Чечняда һәлак булган Түбән Кама егете истәлегенә мемориаль такта ачылды

(Түбән Кама, 6 март, “Татар-информ”, Наталья Реджеп-Алиева). Бүген Түбән Каманың 20нче мәктәбендә бу уку йортының элеккеге укучысы Алексей Луговойга мемориаль такта ачылды. Өлкән лейтенант 2000 елның 9 гыйнварында Чечня территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Луговой Аргун торак пунктында ул боевиклар утка тоткан иптәшләренә ярдәмгә ташланган.

Сугышчан бурычын үтәү барышында күрсәткән батырлыгы һәм тәвәккәллеге өчен Алексей Луговой Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Мемориаль тактаны ачуда мәрхүмнең әнисе, муниципалитет, хәрби комиссариат, шулай ук шәһәрнең интернационалист-сугышчылар Советы вәкилләре катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot