news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чечняда Илкүләм гвардия хезмәткәре атып үтерелгән

Элек ул Чечняның нефть полкын саклаган дип хәбәр ителә.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Чечняның Шалин районында  Илкүләм гвардия хезмәткәренең мәете табылган. Ул атып үтерелгән, дип яза «Интерфакс» хокук саклау органнарындагы җирле чыганакка сылтама белән.

"Ул якшәмбе төнендә Мескер-Юрт авылында атып үтерелгән", - дип белдерә агентлык. Әлегә фаҗиганең сәбәпләре, атучыларның шәхесләре ачыкланмаган.

Элек Илкүләм гвардия хезмәткәре Чечняның нефть полкын саклаган дип хәбәр ителә. Бу мәгълүмат рәсми төстә расланмаган.

Алданрак Чечняның Гудермес районында полицейскийлар 7 боевикны атып үтергән дип хәбәр ителгән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100