news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чечняда хәрбиләр мәчетен төзү эшләре тәмамланган

50дән артык кешене сыйдырачак дини объект быелның башында үз ишекләрен ачачак.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Көньяк хәрби округның Чечняда урнашкан мото-укчы дивизиясе территориясендә хәрбиләр мәчетен төзү эшләре тәмамланды, дип белдерделәр Көньяк хәрби округның матбугат хезмәтендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Мәчетнең архитектурасы традицион стильгә нигезләнгән, иман йорты ислам кануннарына таянып җиһазландырылган.

50дән артык кешене сыйдырачак дини объект быелның башында үз ишекләрен ачачак.

Мәчет хәрбиләрнең гаиләләре һәм берләшмәнең гражданнар персоналы көче белән җыелган акчага төзелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot