news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чечнядә тагын Башкортстан хәрбиләре һәлак булды
Бу хактагы хәбәрне Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте башлыгы Руслан Шәрәфетдинов раслады
Скопировать ссылку
(Уфа, 8 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Чечня Республикасында булган бәрелешләрдә Башкортстаннан барган 4 хәрби хезмәткәр һәлак булды, тагын дүртесе каты яраланды.
Бу хактагы хәбәрне Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте башлыгы Руслан Шәрәфетдинов раслады. Аның әйтүенчә, һәлак булучылар – Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының Эчке гаскәрләре махсус отряды хезмәткәрләре. Һәлак булган дүрт кеше арасында бер офицер, шулай ук прапорщик, сержант һәм ефрейтор булган. Шулай ук дүрт хәрби хезмәткәр каты яралар алган.
Чечен боевиклары белән бәрелешләр Урыс-Мартан районының Алхазур авылы тирәсендә була. Әлегә Башкортстан хәрбиләренең шулай күпләп һәлак булуы сәбәпләре ачыкланып бетмәгән. “Әлегә һәлак булучыларның исемнәрен дә әйтми торабыз”, - диде Руслан Шәрәфетдинов.
Чечнядә элек сугыш барган вакытта да Башкортстаннан байтак милиция хезмәткәрләре һәм хәрбиләре гомере өзелгән иде. Әмма хәзер анда президент Рамзан Кадыйров иминлек урнашты дип белдергән вакытта, бу хәлләрнең кабатлануы аеруча аянычлы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot