news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чечня министры театр сәнгатен килешсез күренешләрдән саклап калырга чакырды

"Кинотеатрлар ачып үз гореф-гадәтләргә хөрмәтсезлек күрсәтә алмыйбыз", диде мәдәният министры.

Чечня министры театр сәнгатен килешсез күренешләрдән саклап калырга чакырды
Рузилә Мөхәммәтова

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Чечня Республикасы мәдәният министры театрны килешсез күренешләрдән саклап калырга кирәк дип саный. Бу хакта Чечня Республикасы мәдәният министры Хож-Бауди Дааев Грозный шәһәрендә Төньяк Кавказ театраль форумы ачылышында әйтте.

Министрның чыгышы регионнардагы театрларга федераль үзәкнең игътибары җитмәүгә бәйле сөйләшүнең дәвамы буларак яңгырады. Региональ министр мәсьәләнең ике ягы барлыгын ассызыклап, кайбер яклардан ярдәм бик зур булуын, мәсәлән авыллар клублар төзү, балалар сәнгать мәктәпләренә ярдәмне, кинотеатрлар булдыруны билгеләп узды.

Министр театр елыннан күбрәк өмет итүләрен, ләкин ярдәмнең ТЮЗларга һәм муниципаль театрларга гына кагылуын әйтте. Регионнар белән федераль үзәк арасындагы эшчәнлекне сурәтләгендә иң авырткан проблема булып регионнардагы шәхесләргә "Россиянең халык артисты кебек мактаулы исемнәрне алып булмау кыенлыгын атады, аянычлы мисаллар китерде.

Чечняның мәдәният министры заманча сәнгатькә караш мәсьәләсенә дә тукталды. "Без кинотеатрлар төзү буенча артта калган регион. Аңлагыз, монда башка менталитет. Бездә бергәләшеп кинога йөрү килешми. Без анда күрсәткәнне карый алмыйбыз", - диде ул.

"Кинотеатрлар ачып үз гореф-гадәтләргә хөрмәтсезлек күрсәтә алмыйбыз. Бию конкурсында безгә заманча биюләр номинациясен төшереп калдырырга туры килде. Бернәрсә белән ябылмаган аңлаешсыз хәрәкәтләр безгә бармый. Халыкара чаралар үткәрелгәндә без андый хәлләргә әзер булырга тиешлегебезне белеп торырга тиеш. Əмма без әзер булырга теләмибез", - диде мәдәният министры.

"Нигә театр сәхнәсендә дә мондый күренешләр барлыкка килде соң? Кинога түгел театрга да йөреп булмый башлады. Артистлар теленнән көтелмәгән, әдәби телдә булмаган сүзләр ишетәм. Алар тыелган сүзләр иде. Без чиста театр карарга телибез. Без башкалар белән бердәм пространствода яшәргә телибез. Əйдәгез, театраль элита үзара сөйләшеп театр сәхнәсен чиста калдырыйк", - диде министр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100