news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровны Нобель премиясенә тәкъдим иттеләр

Лауреат исеме 8 октябрьдә Ослода игълан ителәчәк.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровны Нобель премиясенә тәкъдим иттеләр. РИА Новостига бу хакта республиканың мәгълүмат һәм матбугат министры Ахмед Дудаев хәбәр иткән.

Элегрәк бу хакта гаммәви мәгълүмат чараларында хәбәр ителгән иде. Анда тәкъдим итүгә «соңгы 15 ел дәвамында тарихи катлаулы крайда иминлек урнаштыруга һәм саклауга күренекле өлеш кертүе» нигез итеп күрсәтелгән.

«Җәмгыятьтә мондый бәяне төбәк җитәкчесе халыкара терроризмны җиңгән өчен <...> һәм икътисадны, социаль өлкәне тиз арада торгызганы өчен алды», - дип өсти агентлык әңгәмәдәше.

Гаризаны кем биргәне билгеле түгел. Дудаев сүзләренчә, бу конфиденциаль мәгълүмат. Нобель Халыкара мәгълүмат үзәге президенты Вячеслав Тютюнник устав буенча мәгълүмт 50 ел сер итеп сакланырга тиешлеген искәртә.

Узган ел Кадыйровны Иминлек һәм үсеш институты (INSPAD) тарафыннан гамәлгә куелган халыкара премиягә номинацияләгәннәр. Бу оешма конфессияара мөнәсәбәтләрне, шулай ук гуманитар һәм белем бирү программаларын җайга салуда аның аерым ролен билгеләп үткән.

Нобель премиясе 1901 елдан башлап кешеләргә яки оешмаларга тотрыклылыкны ныгыту өлкәсендәге казанышлары өчен бирелә. Кандидатларны милли парламентлар һәм төрле ил хөкүмәтләре яки халыкара суд әгъзалары, университет ректорлары, Норвегия Нобель комитетының гамәлдәге һәм элеккеге әгъзалары һәм киңәшчеләре тәкъдим итә ала.

Төрле елларда бүләккә Теодор Рузвельт, Мартин Лютер Кинг, Михаил Горбачев, Нельсон Мандела, Барак Обама лаек булды. 2020 елда Бөтендөнья азык-төлек программасы җиңүче дип танылды.

Лауреат исеме 8 октябрьдә Ослода игълан ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100