news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамзан Кадыров чечен теленең орфографик кагыйдәләрен раслау карарын имзалады

Чечен теленең төп орфографик кагыйдәләре җыентыгын аерым китап итеп чыгарганнар.

Рамзан Кадыров чечен теленең орфографик кагыйдәләрен раслау карарын имзалады
Чечня Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыров «Чечен теленең төп орфографик кагыйдәләре җыентыгын раслау турында»гы указны имзалаган. Документ чечен халкының милли телен саклап калу һәм үстерү максатларында кабул ителгән. Бу хакта Чечня Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чечен теленең төп орфографик кагыйдәләрен аерым китап итеп чыгарганнар. Авторлар фикеренчә, әлеге җыентык телне өйрәнгәндә бердәм таләпләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Басма күренекле галим-лингвистлар, укытучылар, методистлар, язучылар, практик-укытучыларның (чечен телен саклау һәм үстерү буенча Чечен Республикасы башлыгы каршындагы эксперт төркеме) уртак эше нәтиҗәсе булып тора.

Эштә тәкъдим ителә торган гамәлдәге исем, фигыль, хәл фигыль һәм аларның рәвешләре, сан, алмашлык, теркәгеч, кисәкчәләр, шулай ук аерым, бергә яки сызык аша языла торган катлаулы һәм башка очракларда сүзләргә кагылышлы кагыйдәләр аңлатылган. 

Җыентыкны актуальләштерүне тәэмин итү өчен, Чечня Республикасы Башлыгы каршындагы Чечен телен саклау һәм үстерү буенча эксперт советы җәлеп ителгән. Чечен теленең зур орфографик сүзлеге проектын әзерләүне исәпкә алып, Чечен телен һәм тарихын үстерү институтына фәнни-тикшеренү эше планына үзгәрешләр кертү йөкләнгән, диелә хәбәрдә.

  • «Чечен теленең төп орфографик кагыйдәләре җыентыгын» сылтама буенча укып була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100