news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Че гуглит татар кызы?» проекты авторы татарларны таныту ысулын тәкъдим итте

«Башка милләт кешеләре татарча сөйләшмәскә, белеп бетермәскә дә мөмкин, әмма аларның телне аңларга теләге бар», - ди Динара Зиннәтова.

«Че гуглит татар кызы?» проекты авторы татарларны таныту ысулын тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). «Че гуглит татар кызы?» проекты авторы Динара Зиннәтова татарларны таныту өчен, татарлар, татар мәдәнияте белән кызыксынган башка милләт кешеләрен дә җәлеп итәргә кирәк дип саный.

«Татарстанда татар менталитетын руслар да, башка милләтләр дә үзләренә сеңдерә ала дип уйлыйм. Минем проектым моңа бер мисал булып тора», — диде ул Татарстан Милли китапханәсендә республикакүләм «Акыл фабрикасы» белем бирү форумы кысаларында узган очрашуда.

«Че гуглит татар кызы?» төркемендә мәзәкләр ике телдә кушылып языла. «Бу мәзәкләрне рус кешеләре дә, татар кешеләре дә укый. Әгәр рус кешесе аңлап бетермәсә, тәрҗемә сорап комментарий яза», — ди проект авторы.

«Минем дус кызым Полина бар, ул рус, әмма татар телен аңлый дип әйтергә була. Бер пост астында рус милләтле кеше тәрҗемә сорап язган һәм Полина аңа тәрҗемә итеп биргән. Бу хәл мине гаҗәпләндерде дә, сөендерде дә. Димәк, бездә татар кешесенә лояль булган рус милләтле кешеләр бик күп», — диде ул.

Динара Зиннәтова сүзләренчә, башка милләт кешеләре татарча сөйләшмәскә, белеп бетермәскә дә мөмкин, әмма аларның телне аңларга теләге бар, алар үзләренең әйләнә-тирәсенә дә бу мәгълүматны да таратыр иде.

«Шул ук Полина да еш кына репостлар ясый, чараларга килә, үзенең инстаграмындагы дусларына, танышларына сөйли, алар да кызыксына башлый. Полина ул шундый иҗади, креатив кеше. Әгәр Полина бу әйбер белән кызыксына икән, димәк, ул текә әйбер, калганнарның да кызыксынасы килә. Безгә шундый кешеләрне үзебезгә тартырга кирәк», — ди Динара Зиннәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100