Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Че гуглит татар кызы» авторы татарларның бәхет сере турында китап чыгарган
Динара Зиннәтова татар мохитен һәм тормышын өйрәнеп, үзенең күзәтүләрен теркәгән.
(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Че гуглит татар кызы» проекты авторы Динара Зиннәтованың «Бәхет. Счастье по-татарски» дип исемләнгән китабы дөнья күргән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.
«Китап электрон форматта гына чыкты. Әлегә кәгазь форматы турында уйлыйм. Китапның күләме зур түгел, шуңа күрә нәшриятларның мөнәсәбәтен белешеп бетерәсем бар. Рус телендә яздым, чөнки киңрәк аудиториягә юнәлтәсем килде. Татар милләте һәм, гомумән, бәхет темасы белән кызыксынган һәр кеше өчен кызыклы булыр дип уйлыйм», — диде ул.
Динара Зиннәтова китапка үз хатирәләрен, татар тормышындагы күзәтүләрен җыеп, шуларга нигезләнеп, татарларның бәхет серләрен ачарга, аларны тасвирларга тырышуын әйтте. «Мунча, әби-бабайның мәзәк сүзләре, өчпочмаклар, әкиятләр, мәтрүшкәле чәй һ.б. — болар татар җанына якын нәрсәләр. Кайбер кешеләр татар телен белмәсә дә, аларның җаны шул атрибутларга тартыла. Димәк, болар — татар бәхетенең нигезләре. Китабым нәкъ шушы әйберләр турында», — ди ул.
«Мин — „Вконтакте“дагы „Че гуглит татар кызы“ проекты авторы. Төркемдә 34 мең кеше, алар арасында татар телендә генә сөйләшүчеләр дә, чит илләрдә яшәүче татарлар да күп. Барысы да татар мохитенә, тарихына тартыла. Авыл тормышы, татарларга гына хас булган ниндидер гади әйберләр турындагы постлар, гадәттә, иң күп лайк җыя», — диде автор.
Динара сөйләвенчә, ул җәйге каникулларын әби-бабасы янында — Ютазы районы Акбаш авылында уздырган. «Авыл, әби-бабай, гади татар гаиләсе тормышына бәйле хатирәләремне ниндидер форматта саклап, алдагы буыннарга җиткерәсем килде», — дип уртаклашты ул.
Динара Зиннәтова 1991 елда Әлмәт шәһәрендә туган. КФУның татар журналистикасы бүлегендә белем алган. Хәзерге вакытта IT-өлкәдә PR һәм маркетинг юнәлешендә эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз