news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чайковский татарлары Пермь өлкәсендә милли аш-су әзерләү серләре белән уртаклашкан

Аш-су бәйрәмен оештыручылар татар милли табыны түрендә торучы бөтен ризыкларны диярлек тәкъдим итәргә тырышкан.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ”). Пермь краеның Чайковский шәһәрендә “Татар кухнясы серләре”нә багышланган мастер-класс узды. Җирле “Дуслык” татар милли-мәдәни үзәге тарафыннан оештырылган милли аш-су бәйрәме Чайковский районының Мәдәниятне үстерү үзәгендә үтте, дип хәбәр итә “Чайковские новости” шәһәр интернет-басмасы.

Әлеге чара “Чайковский муниципаль районының 2015-2020 елларга җәмгыять һәм хакимият багланышлары” муниципаль программасының “Чайковский муниципаль районы дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” өстәмә программасын тормышка ашыру кысаларында уздырылган.

Бәйрәмне әзерләүчеләр татар милли табыны түрендә торучы бөтен ризыкларны диярлек тәкъдим итәргә тырышкан. Мәсәлән, Миңнекәүсәрия Нуруллина токмачлы аш пешереп, токмач басып кисәргә өйрәткән. Теләгән кеше токмач кисүдә ярышкан. Камырдан һәм иттән пешерелгән бишбармакны әзерләү серләренә башкорт мәдәнияте вәкиле Гәлүсә Коробова төшендергән. Итле пәрәмәчне дөрес пешерү серләре белән Мәүлидә Исламова уртаклашкан. Акмай белән майланган коймакны Гөлсинә Фәсхетдинова пешергән һәм татар коймагы башка милләтләрнекеннән нәрсәсе белән аерылуы турында сөйләгән. Эремчекле һәм бәрәңгеле шәңгәләр белән Гүзәлия Маликова сыйлаган.

Татарларның төрледән-төрле бәлешләре белән дә таныштырганнар: Рәмзия Дәүләтшина итле бәлеш, Рәйсә Сахиуллинна баллы бәлеш, ә Гөлфия Муллагалиева балан бәлеше тәкъдим иткән. Кыстыбый пешерү буенча мастер-классны Людмила Туктамышева күрсәткән. Гөбәдия дә игътибардан читтә калмаган. Тантаналы табыннарга куела торган гөбәдияне Лилия Нурмачева пешергән. Кош теле — Зәйнәп апа Сәхапова, ә чәкчәк “Дуслык”ның өлкән әгъзасы Фәимә Сафьянова рецептлары буенча әзерләнгән.

Эчемлекләрдән милли табынга катыклы әйрән, шулай ук “Дуслык” активисты Зәйнәп апа Сәхапова ясаган “кызыл” катык та куелган. Мастер-классларда катнашкан кунаклар соңыннан бу сый-нигъмәтләрне Гүзәлия Маликованың мәтрүшкәле чәе белән сыйланып, авыз иткән.

Бәйрәмдә “Идел”, “Сәйлән” ансамбльләре һәм җирле удмуртларның “Алтын көз” ансамбле музыкаль чыгышлар бүләк иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100