news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Чаян” журналының яңа санында ир затлары һәм хатын-кызлар турында Шомбай фикерләре басылды

Моннан тыш, укучылар Ауропаның мигрантлар проблемасын чишү мөмкинчелекләре, Рәсәй армиясенең фәнни роталарындагы "картлар" кыланмышы турында белә ала.

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ"). "Чаян" сатира һәм юмор журналының октябрь санында “Аннан-моннан” информ яңалыклары сәхифәсендә Ауропаның мигрантлар проблемасын чишү мөмкинчелекләре, Чиполлино әкиятенең яңа редакциясе турындагы хәбәрләр урын алган.

Журналның традицион сәхифәләрендә урын алган материаллар:

  • Шомбай-ага хәзерге заман ир-затлары һәм хатын-кызлар турында нәрсә әйтә.
  • “Кәгазь” укытучылар” фельетоны: ничек хәзерге укытучыларны кәгазь һәм электрон өере күмгән.
  • “Формалы мздомчылар” фельетоны: мундирлы ришвәтчеләр турында.
  • “Тулы абзац!” — сатирик мәкаләләр: түрәләрдәге плагиатлык; район башлыгы өчен тәмле пирожкилар, рәшәткә артындагы олимпиячеләр.
  • “Чаян беседкасы”: режиссер Илгиз Зәйниев белән әңгәмә.
  • “Осталардан ретро” — “Чаян” мирасыннан иң яхшылары.
  • “Чаян” күнекмәсе”нә конкурс: нәтиҗәләр ясау.
  • Чаян почтасы: укучыларның тәнкыйть хатлары.
  • Карикатурачыларның вернисажы — рекордчы Виктор Федоров.
  • Комикс, карикатуралар, юмор, шигырьләр, афоризмнар, мәзәкләр.
  • Чаянворд, уен һәм “Сынамышлар почмагы”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100