news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Чаян» журналының уңыш сере билгеле булды

«Безгә республика ярдәм итә. Бу безнең бәхетебез», — ди журналның баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов.

«Чаян» журналының уңыш сере билгеле булды
Рамил Гали

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Чаян» сатира һәм юмор журналының баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов 1923 елдан бирле чыккан басманың уңыш серен сөйләде.

«Туксанынчы еллар башында 6 млн нөсхә белән чыга торган „Крокодил“ сатирик журналы була. Ул вакытта „Чаян“ның тиражы 800-900 мең данә булган. Ләкин уңышның иң биек ноктасындагы „Крокодил“ шәхси журналга әверелгән һәм нәтиҗәдә юкка чыккан. Бәхеткә, безгә ярдәм итәләр. Мин моны яшермим. Алай гына да түгел, республикабызның безгә ярдәм итүне кирәк дип табуы белән горурланам», — диде ул.

Аның сүзләренчә, Совет чорында «Чаян» КПССның Татарстан өлкә комитеты контролендә булган, шунлыктан журналдан курка торган булганнар.

«Журнал битләрендә билгеле бер дәрәҗәдә илдәге төрле күренешләрне тәнкыйтьләп була иде. Шуңа күрә „Чаян“ битләренә эләгүдән курыктылар», — диде Рафаэль Хәлиуллов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Элегрәк «Татар-информ» «KAZAN MALL» сәүдә үзәгендә «Чаян» журналы күргәзмәсе ачылуы турында язган иде.



Галерея: «Чаян» журналы күргәзмәсеннән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100