Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Чаян» журналы баш мөхәррире: Кайчакта укучыларыбыздан тәнкыйть сүзләре ишетәбез
Рафаэль Хәлиуллов сүзләренчә, «Чаян» журналы сайтына яшьләр, өлкәннәргә караганда, ешрак керә.
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Чаян» сатира һәм юмор журналы баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов кайвакытта укучыларның басманы тәнкыйтьләвен әйтте.
«Күптән түгел эш телефонына бер хатын-кыз шалтыратып: „Бүтән мин сезгә язылмыйм“, — ди. Мин: „Нәрсә булды?“ — дип сорыйм. „Журналыгызда чаянворд (сканворд) ясыйсыз, ә җаваплары юк. Нишләп алай ул?“ — ди. Мин башваткыч җавапларын сайтта табып булганын аңлаттым. Ул миңа: „Миндә бернинди интернет та, сайт та юк“, — ди. Кайчакта шулай тәнкыйтьлиләр», — диде ул.
Шуңа да карамастан, баш мөхәррир сүзләренчә, «Чаян»ның сайтын күзәтеп баручылар байтак.
«Безне Совет чорыннан ук укып баручылар бар. Ә менә яшьләр күп укый димәс идем. Алар күбрәк безнең сайтны, социаль челтәрләрдәге сәхифәләребезне күзәтеп бара. Сайтлар дигәннән, „Чаян“ бөтен интернет киңлекләрдә дә бар», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз