news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Чаян» журналы баш мөхәррире: Басма матбугатка ихтыяҗ бар әле

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте галереясе оештырган «Яңа ел белән, Татарстан!» күргәзмәсендә «Чаян» журналы тышлыгы да урын алган.

«Чаян» журналы баш мөхәррире: Басма матбугатка ихтыяҗ бар әле
Владимир Васильев

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Басма матбугатка бүгенге көндә дә ихтыяҗ бар. Шундый фикерен «Яңа ел белән, Татарстан!» күргәзмәсе ачылышында «Татар-информ» хәбәрчесенә «Чаян» журналы баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов әйтте.

«Әлбәттә, тираж элеккеге кебек түгел, шуңа да карамастан, бүгенге көндә дә „Чаян“ журналын яратып укыйлар. Димәк, ихтыяҗ бар. 1956 елдан журналыбыз татар һәм рус телләрендә чыга. Хәзер аны Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләрдә дә укыйлар», — диде ул.

Исегезгә төшерәбез, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте галереясе «KAZAN MALL» сәүдә үзәгендә «Яңа ел белән, Татарстан!» күргәзмәсен тәкъдим итте. Биредә 1950-1990 еллардагы иң популяр басмаларның Яңа ел тышлыклары куелган. Алар арасында сатира һәм юмор журналы «Чаян» да бар. Рафаэль Хәлиуллов сүзләренчә, «Чаян» үз исемен үзгәртмәгән журналлар рәтенә керә.

«Журналыбыз 1923 елдан бирле чыга, шул дәвердә аның исеме бер тапкыр да үзгәрмәде. Ике елдан басмага 100 яшь тула. Бу күргәзмәдә „Чаян“ның төрле еллардагы тышлыклары күрсәтелгән. Үз вакытында „Чаян“ тышлыгына эләгү рәссам өчен бик югары дәрәҗә, талантка югары бәя бирү булган. Шундый бер тышлык 70-80 сум торган, ул вакыт өчен бу яхшы акча», — дип сөйләде ул.

1950-1990 еллардагы иң популяр басмаларның Яңа ел тышлыкларыннан торган күргәзмә «KAZAN MALL» сәүдә үзәгендә 2021 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. 



Галерея: Элеккеге татар журналлары тышлыклары куелган күргәзмә ачылышыннан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100