Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чавушоглу татарстанлыларны бер гасырлык юбилей белән котлады
Министр Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлек киләчәктә дә Төркия-Россия мөнәсәбәтләренә үз өлешен кертер, дип ышануын белдерде.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Төркия Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу татарстанлыларны Республика көне белән котлады. Министр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына телеграмма җибәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Төркия белән Татарстан арасында тарихи һәм мәдәни багланышларга нигезләнгән хезмәттәшлек, соңгы вакытта аның уңышлы үсешен без зур шатлык белән күзәтәбез, алга таба да үсәчәк һәм Төркия-Россия мөнәсәбәтләренә үз өлешен кертүне дәвам итәчәк, дип ышанам», — диде Мәүлет Чавушоглу һәм ТР Президентына һәм республика халкына сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.
Элегрәк Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Республика көне уңаеннан котлау телеграммасы юллаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз