news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чатыр тауның дәрәҗәсен тагын да күтәрергә исәп бар – Фәрит Мөхәммәтшин

Киләсе елга Төрки халыкларның "Чатыр тауда җыен" халык иҗаты фестивале республика бюджеты хисабына үткәрелергә мөмкин.

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Киләсе елга Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестивале республика бюджеты хисабына үткәрелергә мөмкин. Бу хакта Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестиваленә килгән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

“Безнең Чатыр тауның дәрәҗәсен тагын да күтәрергә исәп бар. Мин иртәгә үк бу мәсьәләне Татарстан Халыклары Ассамблеясе утырышына куям. Бәлки, әле аны, Татарстан Мәдәният министрлыгы белән бергәләп хәл итеп, “Чатыр тауда җыен” фестивален республика бюджетына кертә алырбыз, – дип күңелле хәбәр ирештерде сәламләү чыгышында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Фестивальнең эчтәлеге бар инде. Аны тагын да баетырбыз”.

Мәгълүмат өчен: Чатыр тау – Азнакай районының "визит карточкасы". Татарстанның иң биек ноктасы буелган бу тауда Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестивале Азнакай муниципаль районы тарафыннан үткәрелеп килә. Быел ул 7 нче тапкыр үтте. “Чатыр тау җыены” – Азнакай һәм күрше-тирә районы халыкларының яраткан бәйрәме. Быел фестивальдә беренче тапкыр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул анда әлеге фестивальнең  республика бюджеты хисабына үткәрелергә мөмкинлеген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100