news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Частник” операциясе үткәрелә

Тракторлар, авыл хуҗалыгы техникасы тикшерелә

 (Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”). 8 сентябрьдән “Гостехнадзор”ның Нурлат бүлеге белгечләре, ЮХИДИ бүлеге белән берлектә, республикада старт алган “Частник” профилактик операциясенә кушылдылар.

22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк әлеге акция барышында физик затларның тракторлары, үзйөрешле авыл хуҗалыгы техникасы һәм таккычларын тикшерү буенча рейдлар оештырылачак, дип игълан итте Нурлатның “Дуслык” басмасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100