Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Часть командованиесе Рангуловлар гаиләсенә рәхмәт хаты юллаган
Часть командованиесе Рангуловлар гаиләсенә рәхмәт хаты юллаган
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Гөлназ Шәйхиева). Бүгенге көндә Ватан алдында изге бурычларын үтәүче горур егетләребез-милләттәшләребез арасында Пермь өлкәсенең Барда районы лачыннары да бар. Шундый батыр егетләрнең берсе - Бардадан Әлфиз Рангулов. Ул хәрби чакырылуга кадәр гимназияне уңышлы тәмамлап, Чайковский сәнәгать-гуманитар көллиятендә механик һәм юристлыкка укып чыккан. Хәзер Әлфиз – Назрань чик буе отряды солдаты.
Шушы көннәрдә солдатның әти-әнисе Әнвәр Миргалифан улы һәм Розалия Нәҗмулла кызы часть командирыннан рәхмәт хаты алганнар. “Сезнең улыгыз кече сержант Әлфиз Рангулов, хезмәт итү дәверендә үзен грамоталы, инициативалы, принципиаль солдат, ышанычлы дус буларак танытты. Үзенең хәрби бурычын лаеклы башкара, җәмәгать тормышында актив катнаша. Хәрби һәм җәмәгать-дәүләт әзерлеген Әлфиз “яхшы” һәм “бик яхшы” билгеләргә үзләштерде.
Часть командованиесе лаеклы ул үстергәнегез өчен рәхмәт белдерә”,- диелә хатта.
Икенче батыр егет тә шушы ук районның Байавыл авылыннан - Эльмир Ракаев. Армиягә киткәнче ул туган авылы мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлый һәм укуын Оса нефть көллиятендә дәвам итә. Хәзер ул хәрби хезмәтен Мәскәү янындагы Одинцово шәһәрендә үтә. Хезмәттәшләре һәм командование Эльмирны эш сөючәнлеге өчен бәялиләр, хөрмәт итәләр икән. Солдатның әти-әнисе Марсель һәм Резеда Ракаевларга командование исеменнән килгән хат шул турыда сөйли. Эльмир тагын бер айдан туган якларына кире әйләнеп кайтачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз