news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының үзәк пляж районында аек булмаган хатын баткан

Автошәһәрдә исерекләр суга кереп, йөзгәндә батып үлүнең бу өченче очрагы.

(Чаллы, 7 август, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллының үзәк пляж районында аек булмаган хатын баткан. Бу хакта “Татар-информ” корреспондентына 6нчы зона коткару-эзләү отряды җитәкчесе урынбасары Денис Бессмертных хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бердәм диспетчерлык хезмәте номерына хәбәр 14 сәгать 30 минутта алынган. Урынга килгәч, аларга үзәк пляжда аек булмаган төркемнең ял итүен, араларында 45 яшьлек хатын булганлыгын җиткергәннәр. Әлеге хатын суга кереп, Чулманның икенче ярына йөзеп киткән һәм күздән югалган.

Шуннан ярдагылар коткаручыларны чакырган. МЧС хезмәткәрләре хатынның үле гәүдәсен ярдан 40 метрлап ераклыктан табып алган. “Чаллыда бу инде исерекләрнең ярдан йөзеп китеп батып үлүендә өченче очрак. Барысы да гел шул ук бер урында диярлек була”, - диде Денис Бессмертных.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot