news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының яңа театры 3 заллы булачак

Залларга 500 гә якын тамашачы сыячак

 (Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). Чаллы дәүләт татар драма театрының яңа бинасы шәһәр хакимияте белән “Палитра” сәүдә үзәге арасында төзеләчәк. Проектта күренгәнчә, театрның өч залы була: зур залда 300 урын, кече залда 160 булачак. Тагын репетицияләр өчен 60 урынлы зал каралган. Театр урнашкан “Азатлык” мәйданының бу өлеше дә үзгәрүләр кичерәчәк. Анда бинаның архитектурасына килешле итеп агачлар утыртылачак, чәчәк түтәлләре ясаячаклар, дип белдерә “Шәһри Чаллы” басмасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot