news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының яңа ел чыршысы узган елгысыннан ике метрга биегрәк булачак

Белгечләр шәһәрнең төп чыршысы постаментын торгызуда эшкә кершетеләр.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Чаллы шәһәренең яңа ел чыршысы узган елгысыннан ике метрга биегрәк булачак. Мәгълүм булганча, узган ел 29 метр биеклектәге чыршы сатып алынган иде. Аннан алдагысын «Сидоровский» паркында урнаштырган булганнар.

Төзүчеләр шәһәрнең төп чыршысы постаментын торгызу өчен эшкә керештеләр инде. Аның биеклеге 2 метр булачак. Шулай итеп чыршы узган елгыдан биегрәк урнашачак. Ул узган ел ук шулай планлаштырылган, әмма һава шартлары комачаулаган. Быел исә чыршыны 31 метр итмәкчеләр.

Узган елдагы сыман шәһәрнең үзәк мәйданында ут бизәлеше ак-зәңгәрсу тоннардан торачак. Чыршы үзе дә төсле утлар белән бизәләчәк. Автоградның Азатлык мәйданындагы төп чыршыны ачу тантанасы традиция буенча декабрь аенда узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot