Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллының Тынычлык проспектында коточкыч юл фаҗигасендә 21 яшьлек егет һәлак булган
Авария шимбә, 9 июньгә каршы төндә килеп чыккан.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы карамагына Чаллыда кеше гомерен өзгән юл фаҗигасе фотосурәтләрен тапшырды. Юл фаҗигасендә бер пассажир, чын мәгънәсендә башын югалтып, һәлак булган.
Чаллының Тынычлык проспектында булган коточкыч фаҗига турында ашыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номерына шимбәгә каршы төнге 02.00 сәгатьтә килеп ирешә.
Авария шаһитлары 9нчы “Лада” автомобиленең “ГАЗ Валдай” машинасы белән кызу тизлектә бәрелешүен хәбәр итә.
Фаҗига урынына 56нчы янгын-коткару бүлекчәсе хезмәткәрләре килә. Алар махсус кораллар ярдәмендә “тугыз"лы машинадан 21 яшьлек егетне чыгаралар. Төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган пассажирны медицина пунктына китерәләр.

“Лада”ның 21 яшьлек пассажирының имгәнүе аның яшәвенә чик куя. Социаль челтәр мәгълүматларына караганда, егетнең башы өзелгән һәм ул шунда ук җан биргән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз