Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллының “Тулпар” сәүдә үзәгеннән 400гә якын кешене эвакуацияләгәннәр
Сәүдә үзәгендә пәрдәләр яна башлаган.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда “Тулпар” сәүдә үзәгендә, пәрдәләр яну аркасында, 400гә якын кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Вакыйга бүген көндез Мәскәү проспектында 28 нче йортта булган.
Чакыру буенча килгән 54 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре пәрдәләр салонында үрнәкләрнең берсенә ут кабуын ачыклаган. Кибет хезмәткәрләре янгынны үзләре сүндергән.

Сәүдә комплексыннан 400 чамасы кеше (300 хезмәткәр һәм 100 кибеткә килүче) үзе чыккан.
Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз