news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Милли музее вәкиллеге ачылачак

Монда туган як тарихын сөйли алырдай яшь экскурсоводлар да әзерләү оештырылачак.

(Яр Чаллы, 25 сентябрь,"Татар-информ", Эльвира Мөхамәтдинова). Чаллының туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Милли музей вәкиллеге ачылачак. Бу хакта шәһәрнең башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесе Эльвира Ногманова хәбәр итте.

Әлеге туган якны өйрәнү музеенда татар гимназиясе белән берлектә туган як тарихын сөйли алырдай яшь экскурсоводлар әзерләү дә оештырылачак. Шулай ук "Түбән Кама" дип аталган туган якны өйрәнү клубы да үз эшен башлаячак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot