news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының “Туфан” мәчете үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте

Килгән кунакларга соңыннан мәчет бүләкләре тапшырылды.

(Яр Чаллы, 30 сентябрь, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”). Чаллы шәһәренең “Туфан” мәчетенә 10 ел тулу уңаеннан, тантаналы чара оештырылды. Ул тантанада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, шәһәр имамнары, мәчетне төзүгә өлеш керткән иганәчеләр, мәхәллә әгъзалары, “Ак мәчет” мәдрәсәсе шәкертләре катнашты, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.

Аерым алганда, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үз чыгышында мәчет төзүдә катнашуның әҗер-саваплары турында сөйләде, дин әһелләренә республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлауларын җиткерде. “Кемдер юбилейлар уздыруга каршы төшә. Әмма бу бит инде мөселманнарны очраштыру, күрештерү өчен бер форсат. Икенчедән, Аллаһы Тәгалә биргәннәргә шөкер итү, ягъни шөкер мәҗлесе”, – диде имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт. Ул шулай ук “Туфан” мәчете имам-хатыйбы, мөхтәсибәтнең аксакаллар Шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллинның хезмәтенә югары бәя бирде. “Мәчетнең тышында да, эчендә дә бер җитешсезлек тапмассың. Юбилейга ул тагын да матурланган. Болар барысы да имам-хатыйбның, бик тату булып яшәүче мәхәллә әгъзаларының уртак тырышлыгы,” – дип ассызыклады ул.

Иганәчеләр исеменнән чыгыш ясаган Кече литражлы автомобильләр заводының элеккеге генераль директоры Вәсил Каюмов та белгечлеге буенча югары белемле төзүче булган Равил хәзрәтне, хәтта завод белән идарә итә алырлык кеше, итеп бәяләде. Вәсил Кадыйм улы шулай ук мәчет төзелешенә бәйле истәлекләре белән уртаклашты, аның авыр икътисади чорда төзелүен билгеләде. Бу Аллаһы йортын төзүгә милләтләре буенча рус, яһүд, чуваш булган җитәкчеләрнең дә өлеш кертүен әйтте. Алар мәҗлескә дә чакырылган иде. Шуларның берсе – шәһәрнең чуваш җәмгыяте җитәкчесе Сергей Киров та мәҗлестә чыгыш ясап, ошбу чарада катнашучыларның шатлыгын уртаклашты. Ә шәһәр Башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Галиуллин Равил хәзрәткә шәһәр Башкарма комитетының Рәхмәт хатын тапшырды.

Республикабыз премьер-министры Илдар Халиков та “Туфан” мәчетенең 10 еллыгы уңаеннан котлау телеграммасы юллаган. Аның тексты белән җәмәгатьне Равил хәзрәт таныштырды.

“Туфан” мәчетенең 10 еллыгына багышланган тантана өйлә намазыннан соң аш мәҗлесе белән тәмамланды. Ул хатын-кызлар өчен дә үткәрелде. Килгән кунакларга “Туфан” мәчетенең бүләкләре тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100