news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының "Тәүбә" мәчетендә Коръән өйрәнүче балалар өчен айлык лагерь эшли

Анда 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге 16 ир бала йөри.

 (Чаллы, 11 август, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Чаллының "Тәүбә" мәчетендә Коръән өйрәнүче балалар өчен айлык лагерь эшли, дип яза җирле басма.

Анда 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге 16 ир бала йөри. Мәчет имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Әбдиев болай ди: "Иң яхшы укучыларны җыю һәм ай буена җүз ярым Коръән ятлату бурычын куйган идек. Кемдер бу максатка иреште, кемдер ирешә алмады. Кайсыберләре бер җүз, икенчеләр ярты җүз ятладылар. Гомумән алганда, бик уңышлы булды. Коръән ятлау дәресләреннән тыш, балалар футбол уйнадылар, Камада көймәдә йөзделәр, су коендылар, экскурсияләргә чыктылар, тәмле ашлар ашадылар. Балалар бик канәгать, әлхәмделилләһ."

Бу смена тәмамлангач мәчеттә 14 августта мөселман балалары өчен чираттагы лагерь ачыла. Ул быелгы җәйге сезонда сан ягыннан караганда өченчесе булачак һәм атна дәвамында эшләячәк.

 


 

news_right_1
news_right_2
news_bot