news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының Сувар бистәсендә кечкенә мәчет төзергә җыеналар

Яңа мәчеткә берьюлы җитмеш кеше сыя торган булачак.

(Чаллы, 21 ноябрь, "Татар-информ", Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллы шәһәре территориясендәге Сувар бистәсендә мәчет төзиячәкләр. Кичә Чаллы мөхтәсибәтендә әлеге мәчет проекты буенча фикер алыштылар.

Мәчет зур булмаячак, бары тугызга унбиш метр үлчәмдә һәм манарасы булачак. Проект буенча, дини объектка берьюлы җитмеш кеше сыя.

Төп залдан кала, янкорма бинада хатын-кызлар өчен намаз бүлмәсе булачак. Мәчеттә төрле дини чаралар үткәреләчәк.

Мөхтәсибәттә мәчет төзелеше өчен күпме акча кирәклеге һәм аны кайдан алачаклары турында әйтмәделәр. Әмма Сувар коттеджлар бистәсенә күптән мәчет кирәк булуын хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot