news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының Сидоровка бистәсе мәйданчыгы Корбан бәйрәменә әзерләнә

Корбан бәйрәме быел 11 августта билгеләп үтеләчәк.

Чаллының Сидоровка бистәсе мәйданчыгы Корбан бәйрәменә әзерләнә
dumrt.ru

(Казан, 23 июль, "Татар-информ"). Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсендә урнашкан үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгында Корбан бәйрәменә әзерлек буенча киңәшмә узды. Чарада Чаллы мөхтәсибәте, шәһәрнең Комсомол районы администрациясе, Эчке эшләр идарәсе, ветеринария, янгын сүндерү хезмәтләре, шәһәр транспорты предприятиесе вәкилләре катнашты, дип яза ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. 

Киңәшмә барышында Корбан бәйрәмен уздыруга кагылышлы оештыру мәсьәләләре каралды. Мал чалганда, ветеринария-санитария таләпләрен үтәү, корбан чалу урынында тәртип һәм чисталык тәэмин итү мөһимлегенә басым ясалды.

Яр Чаллының Сидоровка бистәсендә урнашкан үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгында корбан чалу йоласы быел 9нчы тапкыр башкарылачак. Корбанлыклар белән тәэмин итүчеләр шәһәрлеләр өчен бирегә өч меңгә якын терлек алып килер дип көтелә – бу сан узган ел дәрәҗәсендә. Корбан малларының күпчелеген, гадәттәгечә, Тукай, Актаныш, Зәй, Минзәлә, Сарман, Менделеевск районнарыннан алып киләчәкләр.

Яр Чаллыда Корбан гаете буенча чираттагы киңәшмәне бәйрәмгә бер атна кала уздыру ниятләнә.

  • Корбан бәйрәме быел 11 августта билгеләп үтеләчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot