news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының “Нур” үзәгенә – 9 ел

Ул 2001 елның 19 мартында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында ачыла

(Чаллы, 19 март, “Татар-информ”, Евгений Сироткин). Бүген Чаллының “Нур” яшьләр үзәге оешуга 9 ел тулды. Ул 2001 елның 19 мартында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында ачыла.
Үзәкнең эшчәнлеге студентлар иҗтимагый оешмалары үсеше өчен шартлар тудыру, мәдәни чаралар, сәламәтлек саклау һәм методик эш үткәрү, яшьләр белән эшләүче оешмалар, учреждениеләргә, яшьләрнең төрле төркемнәренә мәгълүмати, мәгариф ярдәме күрсәтү, шулай ук шәһәр яшьләр программасы кысаларында чаралар оештыруга юнәлдерелгән.
“Нур” яшьләр үзәге шәһәрнең иң креатив, киң белемле, максатчан, инициативалы һәм социаль яктан актив яшьләрен берләштерә. Бүгенге көндә үзәк базасында “Шәһәр студентлар советы” җирле яшьләр иҗтимагый оешмасы, “Интеллект” яшьләр интеллектуаль клубы, “Мизгел” милли мәдәният клубы, “Фиолетовый НЕ ОН” балалар һәм яшьләр театр иҗтимагый оешмасы, "AIESEC" Халыкара студентлар оешмасы, “САМ” яшьләр бизнес-клубы, шулай ук яшьләр мәгълүмат-аналитика үзәге уңышлы эшләп килә. Монан тыш, үзәктә “Инициатива” дигән шәһәр яшьләр газетасы редакциясе урнашкан. Аларның барысы да күпләгән яңа проектларны гамәлгә ашырды.
Үзәктә шулай ук «Black Star» шоу-балеты, “Ренессанс” хореография студиясе, “Лестница” яшь музыкантлар ассоциациясе, “Дебют” һәм “Импрессион” вокаль студияләре эшли. Моннан тыш, үзәктә компьютер классы да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100