Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллының Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә “Без – китаплы халык” дигән бәйрәм узды
Чаллы Үзәк китапханә фондында татар телендә 110 меңнән артык китап бар.
(Чаллы, 13 февраль, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”, Зөлфия Фоатова). Чаллының Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә “Без – китаплы халык” дип аталган китап бәйрәме узды. Аны Татарстан китап нәшрияты "Татмедиа" республика массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә оештырды. Шәһәребезнең китап сөючеләре белән очрашуга китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех, шагыйрь Рифат Сәлах һәм КФУ галиме Николай Максимов килгән иде, дип яза “Шәһри Чаллы” газетасы.
Әлеге чараның максаты – мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерү, халыкның игътибарын китапка җәлеп итү, әдәби әсәрләр уку культурасына өйрәтү. Башкала язучылары белән очрашуга шәһәрнең татар теле укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре килгән иде. Фойеда татар китаплары сату да оештырылды. Шәһәр халкы балалар өчен нәшер ителгән китапларны теләп сатып алды. “Китап – менә дигән бүләк. Оныкларыма 23 февральгә һәм 8 мартка китаплар алдым әле, Алла боерса, бергәләп укырбыз”, – ди лаеклы ялдагы Хәния апа.
Актлар залындагы кичәне китапханә хезмәткәре Роза Хәмидуллина китапка мәдхия җырлау белән башлап җибәрде. “Китап – кешенең дусты һәм ярдәмчесе. Ул – тормышта иң кирәкле нәрсә. Без яхшы китапларны берничә тапкыр укыйбыз, дуслар җыелган җирдә китаплар турында сөйләшәбез, фикер алышабыз. Шунысы куанычлы, язучыларыбыз безгә үзләреннән соң да бай рухи мирас калдыралар”, – диде ул. Аннары сәхнәгә “Шатлык” балалар бакчасына йөрүче Сөембикә белән Самат күтәрелде. Алар туган телебездә матур итеп шигырьләр сөйләделәр.
Бәйрәм кунагы, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды. Аның әйтүенчә, нәшриятта елына төрле тематика буенча 200 китап бастырыла. Алар арасында 100дән артыгы социаль әһәмияткә ия китаплар: дәреслекләр, язу дәфтәрләре... Заманнан калышмыйча биредә электрон дәреслекләр дә эшлиләр икән.
Сүз уңаеннан, бәйрәмдә КФУ доценты Николай Максимов үзенең “Технология обучения татарскому языку на основе модели речи” дип исемләнгән укыту ярдәмлеген презентацияләде. “Татар телен өйрәтүдәге әлеге методика Казан гимназиясендә, Кытай студентлары курсларында уңышлы кулланыла. Марий Эльда бу методика буенча башлангыч сыйныф укучыларын укыталар икән. Минемчә, Максимов методикасы укучылар өчен генә түгел, ә татар телен өйрәнергә теләүче өлкәннәр өчен дә бик уңайлы”, – диде ул.
Шөкер, Чаллыда татар китапларына кытлык юк. Үзәк китапханә фондында татар телендә 110 меңнән артык китап бар.
Китап бәйрәме җыр-моңга бай булды. Автор-башкаручылар Зөлфия Җиһан белән Флера Талипова җырларын бүләк иттеләр. Тамашачылар шагыйрьләр Рифат Сәлах белән Ленар Шәехның шигырьләрен дә җылы кабул иттеләр.
Очрашу ахырында тамашачылар кунаклар белән фотога төштеләр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз