news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының «Мираж» сәүдә үзәгендә төтен чыга башлаган

Сәүдә үзәгенең түбәсеннән төтен күтәрелүе хакында шаһитлар хәбәр иткән.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Чаллының «Мираж» сәүдә үзәгендә төтен чыга башлаган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә шаһитлар 112 бердәм номерына сәүдә үзәгенең түбәсеннән төтен күтәрелүе хакында хәбәр иткән.

Гадәттән тыш хәл булган урынга килгән 154нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре сәүдә үзәгендә мангалда ризык әзерләүләрен ачыклаган. Ризык көеп киткән һәм торба буйлап кара төтен күтәрелгән.

Бинада биш кеше булган. Аларның берсе дә зыян күрмәгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot