news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының Җәмигъ мәчете төзелеш мәйданчыгында мөселманнар намаз укыган

Мәчетнең нигезен һәм цоколь биеклегендәге катын төзү эшләре тәмамланган.

(Чаллы, 26 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллының Җәмигъ мәчете төзелеш мәйданчыгында мөселманнар намаз укыган. Бу хакта Чаллы мөхтәсибәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төзелеш-монтаж эшләре 23 миллион сумга төшкән. «Стройтраст» ҖЧҖ эшләр төгәлләнгәннән соң барлык сумманы да алмаган һәм көтәргә булган. Бурыч тагын да җыелмасын өчен, 2018 елда төзелеш эшләре алып бармаска карар кылганнар. Эшне 2019 елда дәвам итү күздә тотыла.

Мәчетне сафка бастыру планы тоткарлыксыз гамәлгә ашырылсын өчен, кичә шәһәр мөселманнары төзелеш мәйданчыгында намаз укыган. Анда барлыгы 85 кеше, шул исәптән Чаллы имамнары катнашкан.

Намаз тәмамланганнан соң шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм Җәмигъ мәчетен төзү фонды директоры Уел Хөсәенов мөселманнарга башкарылган төзелеш эшләренең күләме хакында сөйләгән һәм җәмгыять тормышында мәчетнең уйнаган роленә басым ясаган.

  • Шәһәр үзәгендә Җәмигъ мәчетен төзү эшләре 1992 елда ук башланды. Ул Татарстандагы иң биек мәчет булыр дип көтелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot