news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының Мактаулы гражданины Россия Президенты сайлауларында үз тавышын бирде

Әлеге җитди вакыйгада катнашу өчен, Казаннан кайтуын белдергән ул “Шәһри Чаллы” газетасына.

(Чаллы, 18 март, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”). Чаллының Мактаулы гражданины, сәүдә-сәнәгать палатасы комитеты рәисе Венера Иванова үзенең гражданлык бурычын 60нчы мәктәптә үтәде. Бу хакта “Шәһри Чаллы” газетасы хәбәр итә.

"Балаларыбыз гына түгел, оныкларыбыз да бәхетле, рухи һәм матди яктан бай, көчле илдә яшәсен дип телим. Шуның өчен оныгым Айя белән икәү алты елга Россия Президентын сайладык. Бу җитди вакыйгада катнашу өчен Казаннан тизрәк кайттык," - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot