news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чаллының өлкән сыйныф укучыларына пенсия реформасы хакында сөйләячәкләр
РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәсе белгечләре мәктәпләрдә “Синең киләчәгең” дигән бердәм дәрес үткәрәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Бүген һәм иртәгә РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәсе белгечләре Чаллының гомумбелем бирү мәктәпләре һәм урта махсус уку йорларында “Синең киләчәгең” дигән бердәм дәрес үткәрә.
Фонд белгечләре укучыларга пенсия системасын модернизацияләүнең нигезләрен аңлатырга ниятли. Мисал өчен, мәҗбүри пенсия иминиятенең страховка таныклыгы нәрсә ул һәм ул нинди очракларда кулланыла? Белгечләр шулай ук ана (гаилә) капиталы һәм аннан ничек файдаланырга икәнлеге хакында сөйләячәк. Үз пенсияңә өстәмә рәвештә ничек акча тупларга мөмкин дигән сорауга җавап та укучылар өчен кызыклы булачак. Моннан тыш, алар Пенсия фонды, аның бүлекләре, нинди вазифа башкаруы хакында күп кенә кызыклы әйберләр беләчәк.
Бердәм дәресне оештыручылар бу рәвешле аңлатудан соң өлкән сыйныф укучылары һәм урта махсус уку йортларында белем алучылар пенсия системасын модернизацияләүнең ничек узуын тулы күзаллый алачагына ышана.
Мондый дәресләр инде дүртенче ел рәттән үткәрелә, дип хәбәр итә РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәсе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot