news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының әле генә билгеләнгән баш архитекторына карата җинаять эше кузгатылган

Ул Әлмәттә түрәлек иткәндә кыңгыр юл белән акча алуда гаепләнә

 (Казан, 4 февраль, “Татар-информ”). Чаллының әле генә билгеләнгән баш архитекторына – 64 яшьлек А. И.ка карата җинаять эше кузгатылган. Ул вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә.

 Ул Әлмәттә архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы вазифасын биләгәндә физик һәм юридик затлардан җир эшләре башкаруга ордер ясаган, биргән һәм вакытын озайткан өчен акча алган дип шикләнелә.

Фаразларга караганда, ул 2011 елның июленнән 2012 елның июненә кадәр “Таттелеком”ААҖдән 408 мең сум алган. Идрисов гаебен өлешчә таныган, дип KazanFirst мәгълүматларына таянып хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot