news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының курчак театры "Ел хәйриячесе-2017" конкурсы лауреаты исеменә лаек булды

Җитәкчеләре Зөһрә Митрофанова ярдәме белән театрда инвалид һәм тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балалар белән эшләү системасы җайлашкан.

(Чаллы, 21 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллының курчак театры "Ел хәйриячесе-2017" конкурсы лауреаты исеменә лаек булды, дип яза җирле басма.

Татарстанда быел әлеге конкурс 11 нче тапкыр үткәрелә. Тантана Рөстәм Миңнеханов катнашында Казанның С.Сайдашев исемендәге Зур концертлар залында үткәрелде.

Яр Чаллы дәүләт курчак театры "Коммерцияле булмаган оешма" номанициясенә ия булды һәм мактаулы диплом белән бүләкләнде.

Әлеге коллектив инде озак еллар дәвамында актив эшли. Алар тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән күп кенә проектлар уйлап табылган.

Җитәкчеләре Зөһрә Митрофанова ярдәме белән театрда инвалид һәм тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балалар белән эшләү системасы җайлашкан.

Ел дәвамында алар атна саен әлеге балаларга бушлай театр күрсәтәләр. Шунысында искәртеп үтергә кирәк, алар балаларны гына чакырып калмыйлар, ә үзләре дә "Асылташ", "Дом ребенка", "Доверие" һәм башка оешмаларга баралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100