news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының Катыргы-кәгазь комбинаты Мәскәү өлкәсен яулый

Комбинат Мәскәү өлкәсендәге базарда гофр продукциясенең күләмен 20%ка кадәр җиткерергә омтыла.

 (Чаллы, 6 февраль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Агымдагы елның беренче яртысында Мәскәү янындагы Клин шәһәрендә "Челны Упак" предприятиесе эшли башлый. Аны шәһәребезнең алдынгы предприятиесе – С.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты ача. Биредә аена 12 млн. гофротара җитештерергә планлаштыралар. Комбинат Мәскәү өлкәсендәге базарда гофр продукциясенең күләмен 20%ка кадәр җиткерергә омтыла, дип яза җирле басма.

Комбинатның генераль директоры Андрей Фомичев әйтүенчә, 2016 ел нәтиҗәләре буенча Мәскәү өлкәсендә Чаллыда җитештерелгән гофртара продукциясенә күләме 10,8% булган. Ә 2017 елның 11 аенда бу сан 11,2%ка җиткән.

Мәгълүм булганча, шәһәрнең катыргы-кәгазь комбинаты илебездә горф һәм бәдрәф кәгазе җитештерүче эре предприятиеләрнең берсе булып санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100