news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының «Күңел» радиосы дулкыннарында 30 сәгатьлек рекордлы марафон дәвам итә

Киләсе елга алар Гинесс рекордлары китабына керергә һәм эфирда 60 сәгать булырга җыеналар.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Чаллының «Күңел» радиосы журналистлары 25 еллык юбилей алдыннан эксперимент үткәрергә һәм эфирда 30 сәгать булырга карар кылдылар.

«Чаллы-ТВ» телеканалының инстаграм сәхифәсендә туры эфирда «Татарстан 24» тапшыруы узды. Анда «Күңел» радиосы алып баручылары марафон тәмамланырга берничә сәгать кала 30 сәгатьлек туры эфир алып бару турында үз хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

«Алып баручылар кичә 07:00 сәгатьтә туры эфирга чыкты, ә эфирны бүген 13:00 сәгатьтә тәмамлыйлар», — дип хәбәр итә аларның «Чаллы-ТВ» телеканалындагы хезмәттәшләре.

Киләсе елга алар Гинесс рекордлары китабына керергә һәм эфирда 60 сәгать булырга җыеналар.

«Кичә инстаграмны йоклар алдыннан гына карадым, сез молодецлар!», «Кичә кич һәм иртән машинада балалар белән тыңладык. Шәп, мондый марафоннарны ешрак үткәрергә кирәк!» — дип шәрехли радиотыңлаучылар.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100