Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллының ике мәктәбе Россиядәге иң яхшы мәктәпләр ТОП-500нә керде
Быел Чаллыда 600 млн сумга ике мәктәп һәм тугыз өстәмә белем бирү учреждениесе төзекләндерелде.
(Чаллы, 28 август, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Россиядәге 2018 елның иң яхшы мәктәпләре ТОП-500нә Чаллының ике мәктәбе – 26нчы мәктәп һәм Пушкин исемендәге 78нче лицей керде. Бу хакта педагогларның август конференциясендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев әйтте.
Форумда шәһәр башлыгы республиканың шәһәр мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуда ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. Быел Чаллыда ике мәктәп һәм тугыз өстәмә белем бирү учреждениесе төзекләндерелде. Республика бюджетыннан әлеге эшләргә 600 млн сум акча бүленгән. Балалар бакчаларына агымдагы төзекләндерү эшләренә шәһәр бюджетыннан 160 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Мэр шулай ук мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту укыту сыйфатын арттыруын билгеләп узды. Чаллы мәктәпләренең 180 чыгарылыш сыйныф укучысы Россия медальләренә лаек булды. Узган ел алар саны 136 булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз