news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының Җиңүгә 40 ел урамында яңа автобус маршруты барлыкка киләчәк

Яр Чаллының җәмәгать транспортына хезмәт күрсәтүнең комплекслы схемасын булдыру буенча эш алып барыла.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Җиңүгә 40 ел урамында яңа автобус маршруты барлыкка киләчәк. Яр Чаллының җәмәгать транспортына хезмәт күрсәтүнең комплекслы схемасын булдыру буенча эш алып барыла. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасы хәбәр итә. 
 
Анда инде гамәлдә булган маршрут челтәре, шәһәрнең перспектив үсеше һәм проспектларны "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" федераль проекты кысаларында яңарту эшләре анализлана.
 
Урамның масштаблы реконструкциясе кысаларында, тизлекне арттыру полосасы һәм җәмәгать транспортының имин хәрәкәтен тәэмин итү өчен тиешле юл шартлары белән җиһазландырылган 25 тукталыш павильоны урнаштыру күздә тотыла.
 
"Яңа юл катламы һәм тукталышлар барлыкка килү, безгә яңа маршрутлар кертергә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта төзелә торган яңа микрорайонны колачлап, Җиңүгә 40 ел урамы аша уза торган маршрут буенча өч тәкъдим кертелгән",  дип сөйләде Башкарма комитетның Транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы Руслан Ибраһимов.
 
Тәүлеклек һәм сезонлы пассажирлар агымын күзәтү өчен, big data технологиясен кулланып транспорт корреспонденциясе өйрәнелгән.
 

"Әлеге модельгә без яңа төзелә торган микрорайоннарда яшәүчеләр санын кертәбез. Төзелеш эшләре тәмамланганнан соң, комиссия тарафыннан юл шартлары тикшереләчәк һәм муниципаль маршрутлар реестрына үзгәрешләр кертү һәм яңа маршрутны ачу турында карарлар кабул ителәчәк", дип йомгаклады ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot