news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының Гали Акыш исемендәге лицей-интернатында татарча белем бирә торган сыйныф ачыла

Балаларын туган телдә укытырга теләгән әти-әниләргә мөмкинчелекләрне тудырырга тиешбез, дип саный лицей-интернат директоры.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов) Яңа уку елында, ягъни 2017 елның 1 сентябрендә Яр Чаллының Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатында тулысынча татар телендә укытылачак сыйныф ачыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына лицей-интернат директоры Шамил Закиров белдерде.

“Киләсе уку елыннан татарча гына укытыла торган 5 нче сыйныфны ачабыз. Ким дигәндә бер сыйныф җыярбыз дип көтелә, гаризалар инде килә башлады, әмма алар тагын да артыр, активлашыр. Татар телендә укыту өчен укытучыларыбыз җитә, шул ук математика, тарих, биология предметларын да татарча укыта алабыз”, - диде директор.

Аның әйтүенчә, укыту әсбаплары, китаплар буенча әлегә кытлык бар. Бу проблеманы алар шәһәрнең башка мәктәпләре ярдәмендә август айларына кадәр хәл итәргә уйлыйлар. “Без, лицей-интернат булгач, укучыларны авыллардан, районнардан кабул итәбез. Интернатта уку, яшәү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган”, – дип сөйләде Шамил Закиров.

“Яр Чаллы шәһәренең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе татар сыйныфы ачуга каршы чыкмадылар. Әгәр дә татарча укытуга сорау бар икән, алар теләктәшлек белдерәләр, ә андыйлар җитәрлек”, – ди лицей-интернат директоры.

Укучылар 11 сыйныфта бердәм дәүләт имтиханын русча тапшыралар, ә менә 9 сыйныфта сынауны татарча бирү мөмкинлеге каралган.

“Без коллективыбыз белән уртак бер фикергә килдек: туган телебездә балаларны укытырга теләгән әти-әниләргә без мөмкинчелекләр тудырырга тиешбез,” – дип саный лицей-интернат директоры Шамил Закиров.

Лицей 1997 елда татар җәмәгатьчелегенең зур тырышлыгы белән ачыла һәм Гали Акыш исемен йөртә башлый. 2000 елдан укыту тулысынча рус теленә күчерелә. 2007 елдан ул лицей-интернатка әйләнә. Гали Акыш лицееның дәрәҗәсе югары санала. Лицейга дәүләт җитәкчеләре тарафыннан да игътибар зур. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100