news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының футболчы кызлары “Күн туп” Бөтенроссия ярышларында "көмеш" яулады

Команда уенчысы Анастасия Кадыльская 24 гол кертеп, турнирның иң яхшы һөҗүмчесе булып танылды.

(Чаллы, 24 июль, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы футболчы кызлары “Күн туп” бөтенроссия ярышларында "көмеш" яулады.

2003-2004 елгы кызлар арасындагы “Күн туп” бөтенроссия ярышлары финал этабы Башкортстанның Салават шәһрендә узды.

Ярышларда Чаллы шәһәрен “Төзелеш” (“Строитель”) балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тәкъдим итте. Турнир йомгаклары буенча, Чаллы футболчы кызлары икенче урынны яулады.

Команда уенчысы Анастасия Кадыльская 24 гол кертеп, турнирның иң яхшы һөҗүмчесе булып танылды. Кызларның җиңү шатлыгын тренер-педагоглары Эдуард Назаров та бүлеште.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100