news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының «Энергетик» мәдәният йортына яңа җитәкче билгеләнде

Җитәкчене мәдәният сарае коллективына тәкъдим иттеләр.

(Чаллы, 8 июль, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Гөлзада Рзаева Чаллының «Энергетик» мәдәният йортында эшен тәмамлады. Учреждениенең яңа директоры итеп Венера Садирова билгеләнде, ул элек «Кызыл тау» мәдәният үзәген җитәкләгән иде.

Җитәкчене мәдәният сарае коллективына тәкъдим иттеләр.

Билгеләп үтик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева «Энергетик» мәдәният йорты директоры вазифасында 42 ел эшләгән иде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot