news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының Элеватор Тавында Сабан туен бәйрәм иттеләр

Бәйрәмдә “Иң яхшы ишегалды” район бәйгесе җиңүчеләрен, өлкән яшьтәгеләрне, Элеватор алдынгыларын, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны бүләкләделәр.

(Яр Чаллы, 1 июль, «Татар-информ»). Яр Чаллыда беренчеләрдән булып Сабан туен Элеватор Тавы бистәсендә яшәүчеләр билгеләп узды. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бистәнең төп бәйрәме “Кызыл тау” мәдәни үзәге каршындагы мәйданда үтте. Чара Татарстан гимны астында Сабан туе байрагын күтәрү белән башланды. Бу мактаулы вазифаны узган ел батыр калган Азат Сәрвәровка тапшырдылар.

Бәйрәм белән халыкны Яр Чаллы Башкарма комитет җиткәчесе Ринат Абдуллин тәбрикләде. Шулай ук котлауларга шәһәр Советы депутаты Альберт Петров, Олег Николаев һәм Яр Чаллының оешма җитәкчеләре кушылды.

Сабан туе кысаларында “Иң яхшы ишегалды” район бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр, өлкән яшьтәгеләргә, бистә активистларына, Элеватор алдынгыларына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар. Күңел ачу чаралары өлешендә милли көрәш, аркан тартыш, кул көрәше, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм башка ярышлар үткәрелде.

Традиция буенча Сабан туе ахырында Тауның төп батыры, милли көрәш буенча җиңүчене бүләкләделәр. Әлеге исемгә Артур Фролов лаек булды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100