news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының элеккеге прокуроры Чувашия прокуроры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде

Александр Евграфов Чаллы прокуроры вазифасында ике срок эшләде.

 Чаллының элеккеге прокуроры Чувашия прокуроры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
chuvprok.gov.ru

(Чаллы, 4 март, «Татар-информ»). Чаллының элеккеге прокуроры Александр Евграфов Чувашия күзәтчелек ведомствосы башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Александр Евграфов Татарстанның хокук саклау органнарында 1992 елда Чаллы прокуратурасы тикшерүчесе булып эшли башлый. Ул прокуратураның өлкән тикшерүчесе, аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлеге тикшерүчесе, прокурор-криминалист, Октябрь районы прокуроры, Нурлат, Чистай прокуроры, Архангельск өлкәсе прокурорының беренче урынбасары булып эшли.

Чаллы прокуроры вазифасында Евграфов ике срок эшләде. 2018 елның апрелендә Чувашия Республикасы прокурорының беренче урынбасары итеп билгеләнде.

Чувашия прокуроры вазифаларын башкаруга ведомствоның элеккеге башлыгы Василий Пословский пенсиягә чыкканнан соң кереште.


news_right_1
news_right_2
news_bot