news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының элеккеге депутаты - колониядә

Комарлы уеннар оештырган өчен ирегеннән мәхрүм ителгән депутат Бөгелмә тикшерү изоляторыннан Түбән Кама колониясенә күчерелгән.

(Яр Чаллы, 20 октябрь, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”). Чаллы шәһәре советының элеккеге депутаты Сергей Еретнов комарлы уеннар оештыруда гаепләнеп хөкем ителгән иде. Ул җәза срогын Түбән Камадагы 4 нче колониядә үтәчәк. Аны бирегә бу көннәрдә Бөгелмә тикшерү изоляторыннан китергәннәр, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.

Сергей Еретнов 3 елга хөкем ителгән иде. Аны башта сак астына алдылар, аннан 2 ел дәвамында өй арестында тоттылар. Барысын бергә исәпләсәк, элеккеге депутатка тагын 1 елга якын вакыт төрмәдә утырырга туры киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot